news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы башлыгы биологик чистарту корылмасы төзелешендә эш барышы белән танышты

Олы Кайбычта республика программасы нигезендә үзәкләштерелгән биологик чистарту корылмасы төзелә. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, аның төзелеш, коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Булат Сәлахов, әлеге тармак белгечләре белән берлектә әлеге объектта эш барышы белән танышты.

Бу корылма биологик чистарту корылмаларын модернизацияләү программасы буенча төзелә. Ул тәүлегенә 250 кубометр кулланылган суны кабул итеп, чистартырга сәләтле булачак. Төзелеш эшләрен Габделхак Садыйков җитәкчелегендәге җәмгыять алып бара. Узган ел җәмгыять эшчеләре Олы Кайбыч урамнарыннан канализация торбалары сузу, булачак корылманың бинасын төзү белән шөгыльләнде. Хәзерге вакытта әлеге объектка юл төзү, тирә ягын төзекләндерү эшләре алып барыла.

Әлеге тармак белгечләре район башлыгын чистарту корылмасының эшләү тәртибе белән таныштырды. Алар әйтүенчә, биредә эшне тулы көченә алып бару өчен җитәкче, электрик, лаборант һәм ике-өч эшче кирәк булачак.

Район башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров әйтүенчә, июль башларында бу объектта эшләтеп җибәрү, көйләү эшләре башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100