news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районы башлыгы белән дин әһелләре укуларны башлап җибәрү турында сөйләште

Кайбыч районы башлыгы белән дин әһелләре укуларны башлап җибәрү турында сөйләште
"Кайбыч таңнары"

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч мәчетендә авыл имамнары, мөгаллимәләр катнашында узган киңәшмәдә катнашты. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Анда сүз мәчетләрдә дини укуларны башлап җибәрү турында барды. Җыелыш Коръән сурәләре укудан башланып китте.

Район башлыгы халкыбызга, балаларга дин сабаклары бирүдәге эшчәнлекләре өчен дин әһелләренә рәхмәтен җиткерде.

Район мөхтәсибе Дамир Гыйнятуллин имамнарга, мөгаллимәләргә дини дәреслекләр салынган пакетлар тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot