news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч район үзәк хастаханәсендә медицина советында төп юнәлешләрне билгеләделәр

Кайбыч район үзәк хастаханәсендә медицина советында төп юнәлешләрне билгеләделәр
Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән

Кайбыч район үзәк хастаханәсендә йомгаклау медицина советында төп юнәлешләрне билгеләделәр. Хастаханәнең 2022 елдагы эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип танылды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән 2023 елга түбәндәге максатлар һәм бурычлар билгеләнде.

Алар – сабыйлар үлеме киметү (1000 туган балага 4,5 кадәр), эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем санын киметү (100 мең кешегә 350 очракка кадәр), медицина оешмаларында «сакчыл технологияләр» кертү, беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмаларының халык өчен (шул исәптән ерак җирләрдә урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр өчен) оптималь мөмкинлеген тәэмин итү.

Шулай ук халык үлеменең кимүе, анда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан (100 мең кешегә 450 очрак), онкология авырулары (100 мең кешегә 185 очракка кадәр), инфаркт һәм инсульттан хастаханәдә үлемнең кимүе дә керә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100