news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч район башлыгы Хуҗа Хәсәндә тыл хезмәтчәннәренә медальләр тапшырды

Кайбыч район башлыгы Хуҗа Хәсәндә тыл хезмәтчәннәренә медальләр тапшырды
Фото: : https://kaibicy.ru/

Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Хуҗа Хәсән авылында яшәүче тыл хезмәтчәннәре - 93 яшьлек Валентина Данилова һәм аның яшьтәше Валентина Лукинаны өйләренә барып Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды, яран гөлләре бүләк итте. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Луиза Сөнгатуллина яза.

Ул аларга Сугыш һәм аннан соңгы еллардагы тырыш хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен белдерде.

Әлеге очрашуда Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева һәм яшь армиячеләр катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot