news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч мөхтәсибәте үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте

Кайбыч районы мөхтәсибәте оешуга 25 ел тулу уңаеннан тантана оештырылды. Ул хисап җыелышы форматында үткәрелде.

ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, утырыш эшендә районның барлык мәчетләрендә хезмәт куючы имам-хатыйблар, мәчет каршындагы курсларда белем бирүче укытучылар, мөхтәсибәттә төрле елларда хезмәт куйган дин әһелләре, аксакаллар, мәхәллә активы – барлыгы 100гә якын кеше катнашты. 

Татарстан мөфтиятенең 30 еллыгы уңаеннан медаль белән әлеге районда 25 ел дәвамында имам-мөхтәсиб булып хезмәт куючы Дамир хәзрәт Гыйниятуллин бүләкләнде. Әлеге дәрәҗәле бүләкне аңа мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. Ул аңа милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту, исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм Диния нәзарәте белән уңышлы хезмәттәшлек куеп, чирек гасыр дәвамында Кайбыч районы мөхтәсибе вазифасын үтәп, дин юлында зур өлеш керткәне өчен тапшырылды.

Моннан тыш, Татарстан мөфтие тарафыннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы – Кайбыч муниципаль районы Советы рәисе Альберт Рәхмәтуллинга, Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевкә Татарстан мөфтиятенең «Бердәмлек» медале бирелде.

Камил хәзрәт Кайбыч районы мөхтәсибәтенең 25 еллыгы уңаеннан имам-хатыйбларны да рәхмәт хатлары белән бүләкләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100