news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч мөхтәсибәтендә Борындык авылы мәчетенең 130 еллыгы билгеләп үтелде

Кайбыч мөхтәсибәтендә Борындык авылы мәчетенең 130 еллыгы билгеләп үтелде
Фото: dumrt.ru

6 декабрьдә Кайбыч районы Борындык авылында мәчетнең 130 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үтте. Әлеге вакыйгада хөрмәтле кунаклар катнашты, алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч районы имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, шулай ук дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, иганәчеләр бар иде. Үз чыгышларында алар әлеге тарихи мәчетнең күп еллар дәвамында дин тотучыларның рухи үсеше өчен хезмәт итүен теләде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфти Камил хәзрәт Коръән аятьләре укыды һәм дин кардәшләргә үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул шулай ук һәр мөселман тормышында мәчетләрнең мөһимлеген ассызыклады. Камил хәзрәт авыл халкына тирән рәхмәтен белдерде һәм фидакарь шәхесләргә рәхмәт хатлары тапшырды, алар арасында мәчетне саклап калуга зур өлеш кертүчеләр дә бар.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, Борындык авылында таштан салынган чал тарихлы мәчетне авыл халкы совет чорында да кадерләп карап тора. Мәчет 1895 елның июнендә ачыла, ә 1991 елдан аның яңа сәхифәләре башлана. Бинаның тиз арада мәчет булып хезмәт итә башлавында авыл халкының бердәмлеге һәм тырышлыгы зур роль уйный.

Кунаклар тарихи мәчет белән танышты, намаз уку залын, шулай ук янкорманы – тәһарәтханәне һәм аш әзерләү бүлмәсен карады. Мәчет әлеге җирлектә табыла торган табигый таштан төзелүе белән дә үзенчәлекле. Җирле халык сөйләвенчә, мәчет төзелеше XIX гасыр ахырында «Әхмәт бай» исеме белән тарихка кергән иганәче тарафыннан алып барылган. Бина мәчет булып 1937 елга кадәр хезмәт итә, 1991 елдан янәдән мәхәллә халкына кайтарыла. XX гасыр ахырында авылның дини тормышында мәрхүм Бари хәзрәт Гарифуллин зур роль уйный.

2013 елның 13 февраленнән Борындык авылы мәчетенең имамы булып Тәфкил хәзрәт Сафиуллин хезмәт итә. Аның җитәкчелегендә 2013-2017 елларда бинаны саклау һәм төзекләндерү буенча зур эшләр алып барыла: янкорма (тәһарәтханә һәм кухня) төзелә, идәннәр һәм тәрәзәләр алыштырыла, бинаның тарихи өлешендә диварлар агартыла. Биредә хатын-кызлар һәм балалар өчен мәчет каршындагы курслар оештырыла. Рамазан аенда ифтарларга 70ләп кеше җыела.

Бүген мәчетнең 130 еллыгы кысаларында кайткан кунаклар һәм җыелган халык бергәләп авылда динне саклауга, киләчәк буыннарга җиткерүдә зур өлеш керткән хәзрәтләр рухына дога кылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot