news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч кызы «Айбагыр чибәре - 2024» бәйгесе җиңүчесе булды

Кайбыч кызы «Айбагыр чибәре - 2024» бәйгесе җиңүчесе булды
Фото: https://kaibicy.ru

Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында яшәүче ун яшьлек Екатерина Матвеева «Айбагыр чибәре — 2024» титулына ия булды. Бу хакта «Туганайлар» газетасы хәбәр итә.

«Айбагыр» этносменасы 23 июльдән 9 августка кадәр Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» лагере базасында узды. Быел анда якынча 80 бала ял иткән. Алар өчен керәшен культурасына, тарихына багышланган гаять кызыклы программа әзерләнгән.

Узган атнада лагерьның традицион бәйгесе — «Айбагыр чибәре» узды. Анда катнашучылар визитка һәм иҗади номер әзерләгән. Интеллектуаль биремдә кызлар керәшен сүзләрен аңлатырга тиеш булган. Аларга «Керәшен чибәре — 2024» бәйгесе җиңүчесе Светлана Иванова бәя биргән.

Бәйгедә сигез кыз катнашкан, әмма җиңүче бер генә. Ул — кечкенәдән сәхнәдә үскән, җыр-моңга гашыйк Екатерина Матвеева.

«Оныгым «Айбагыр»да икенче ел рәттән ял итте. Керәшен халкының рухи-мәдәни кыйммәтләрен үсеп килүче яшь буынга өйрәтүдә, гореф-гадәт, йолаларны саклауда бу лагерьның әһәмияте зур», — ди Екатеринаның әбисе, республика керәшен иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы җитәкчесе, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100