news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч Картлар һәм инвалидлар интернат- йортында яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар

Кайбыч Картлар һәм инвалидлар интернат- йортында яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар
"Кайбыч таңнары"

Кайбычтагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар. Анда бүгенге көндә 30 әби-бабай гомер итә. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Аларны Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова килде.

«Хәзерге матур тормышыбыз сезнең куллар белән булдырылган. Без сезнең дәвамчыларыгыз, башкарган эшләрегезне дәвам итәбез. Бер түбә астында тату гаилә кебек яшисез. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен, бер-берегезне хөрмәт итеп, дус-тату булып яшәгез, озын гомерләр, ныклы сәламәтлек теләп калам», - диде район башлыгы.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте, шәхсән үз исемемнән биредә яшәүче барлык өлкәннәрне бәйрәм белән ихластан тәбрик итәм. Сезнең район елдан-ел үсә, ныгый. Шуңа күрә өлкәннәр дә киләчәккә өмет белән карый, планнар кора. Картлар һәм инвалидлар интернат йортына беренче тапкыр гына килүем булса да, Кайбычта еш булам», - диде Рөстәм Шәмиев, бүләкләрен тапшырып.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100