Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч эшмәкәрләре белгечләр белән очрашты
Татарстан Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча институт белгечләре Кайбыч районы эшмәкәрләре белән очрашты. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.
Бу очрашу Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абдулганиев инициативасы белән узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, аның икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, райондагы эшмәкәрләр катнашты.
Район икътисадын үстерүдә эшмәкәрлеккә зур өметләр баглана. Соңгы елларда кайбычлыларның эшлекле активлыгы, эшмәкәрләр санының артуы һәм аларның уңышлы эшләве бу өметләрне тагын да ныгыта.
Беркемгә сер түгел: хәзерге заманда үз бизнесыңны булдырып, аны үстерү һич җиңел эш түгел. Монда дәүләт, ә районнарда җирле хакимият органнарының игътибары һәм ярдәме сорала.
Очрашу барышында спикерлар «Мошенниклар бизнесны ничек алдыйлар: 5 куркыныч схема», «Бизнеста җинаять куркынычы», «Финанс ликбезе», «Бизнеста инновацияләр» дигән темаларга чыгышлар ясады.
Альберт Рәхмәтуллин үтемле, эчтәлекле чыгышлары өчен спикерларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде, эшмәкәрләргә уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз