news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның Каргалы авылында 50 урынлы мәдәният йорты ачылды

Кайбычның Каргалы авылында 50 урынлы  мәдәният йорты ачылды

Кайбыч районы Каргалы авылында «Мәдәният объектларын төзү» илкүләм проект буенча төзелгән яңа мәдәният йорты ачылды. Ул 50 урынга исәпләнгән. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Мәдәният йортын ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, «Вика» төзелеш фирмасы дирек­торы Фәнис Хәйруллин һәм Татарстанның Инвестицияләр-төзелеш идарәсенең баш белгече Радик Галәветдинов катнашты.

Кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Символик кызыл тасманы кискәннән соң, барысы да мәдәният йортына узды Залы, затлы пәрдәләр белән бизәлгән тәрәзәләре, сәхнәсе, башка бүлмәләре — барысы да искиткеч матур. Инвалидлар өчен дә шартлар тудырылган.

Альберт Рәхмәтуллин, авыл халкын әлеге тантана белән котлап, мәдәният учагының гөрләп торуын, ишекләренең беркайчан да ябылмавын, анда төрле чараларның еш үткәрелүен теләде.

«Каргалы авылында бу объект төзелешен башлап җибәрү өчен безгә шактый тырышырга килде. Әлеге проблема халык җыеннарында, җыелышларда елның-елына күтәрелде. Кечкенә авыл дип тормадык, халык гозерен Рәисебезгә җиткердек. Быел безгә бәхет елмайды. Россия күләмендә эшләп килүче программалар, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, депутатларыбыз ярдәме белән хыялыбыз тормышка ашты. Моңа үз өлешен керткән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та бүген безнең арада утыра», – диде ул.

Депутат Илдар Гыйльметдинов Россиядәге дәүләт програм­маларының авыл халкы өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелүен ассызыклап үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100