news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбер хезмәткәрләр декабрьдә ике тапкыр хезмәт хакы алачак

Кайбер хезмәткәрләр декабрьдә ике тапкыр хезмәт хакы алачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Декабрьдә Татарстанда яшәүче кайбер кешеләргә ике тапкыр хезмәт хакы исәпләнәчәк. Бу быел 12 көн дәвам итәчәк яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле.

Беренче хезмәт хакы – ноябрь өчен – кышның беренче ае башында исәпләнәчәк, чөнки алдагы ай өчен түләү киләсе ай башында килә.

Декабрь өчен хезмәт хакы гыйнвар башында исәпләнергә тиеш. Әмма 1-11 гыйнвар ял көннәре булуга бәйле рәвештә, гадәттә 1-11 көннәрдә хезмәт хакы алдагы эш көнендә, икенче төрле әйткәндә, 30 декабрьдән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Хезмәт хакын айның 12 числосында яки аннан соң алучы татарстанлыларга аны гадәти тәртиптә күчерәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot