Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбер татарстанлыларның июнь аенда хезмәт хакы күбрәк булачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Кайбер татарстанлылар июнь аенда гадәттәгедән күбрәк хезмәт хакы алачак. Кемнәрнең хезмәт хакы күбрәк була – «Татар-информ» материалында.
Июньдә татарстанлыларның 18 эш көне һәм 12 ял көне. Бу быел 6 июньгә туры килгән Корбан бәйрәмен, шулай ук 12 июньдә билгеләп үтеләчәк Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле. Бу ике көн эшләми торган бәйрәм көннәре санала. Әмма хезмәткәр ризалыгы белән эш бирүче хезмәткәрне эшкә чакырырга мөмкин. Мондый очракта, РФ ТК 153 маддәсе нигезендә, бу көннәрдә эшләнгән вакыт икеләтә күләмдә түләнергә тиеш.
Димәк, бу көннәрдә эшләгән татарстанлылар июнь аенда югары хезмәт хакы алачак, ул, кагыйдә буларак, июльнең беренче яртысында түләнәчәк.
Әмма татарстанлылар икеләтә түләү алыргамы яки ял алыргамы икәнен сайлый алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз