news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбер татарстанлылар ноябрь аенда хезмәт хакын гадәттәгедән иртәрәк алачак

Кайбер татарстанлылар ноябрь аенда хезмәт хакын гадәттәгедән иртәрәк алачак
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда яшәүчеләрнең көзнең соңгы аенда озын ял көннәре булачак – 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр. Бу халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле. Моннан тыш, ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, 6 ноябрь ял көне булачак.

Димәк, ял көннәре туры килгән саннарда хезмәт хакы алган татарстанлыларга аны алдан ук исәпләп чыгарачаклар.

Әгәр хезмәткәр гадәттә 2, 3 яки 4 ноябрьдә хезмәт хакы ала икән, аңа түләүләр алдагы эш көнендә – 1 ноябрьдә киләчәк.

6 ноябрьдә хезмәт хакы алучы татарстанлыларга аны 5 ноябрьдә исәпләп чыгарачаклар.

Әгәр дә хезмәт хакы алу көне булып айның 8 нче яки 9 нчы числосы санала икән, ноябрьдә аларга акча 7 ноябрьдә киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot