Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбер татарстанлылар ноябрь ае өчен арттырылган хезмәт хакы алачак
Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре ноябрь ае өчен арттырылган хезмәт хакы алачак. Аңа кем исәп тота ала - «Татар-информ» материалында.
Көзнең соңгы аенда озын ял көннәре көтә - 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр. Шулай ук республика халкы 6 ноябрьдә ял итәчәк. Күрсәтелгән даталарда эш бирүче хезмәткәрне эшкә чакыра ала, әмма моңа хезмәткәрнең ризалыгы булырга һәм бу көннәрдә эшләгән өчен икеләтә түләү булырга тиеш.
Ноябрь бәйрәмнәрендә шулай ук смена графигы буенча хезмәт куючы хезмәткәрләр эшләячәк. Әмма әлеге категориядәге татарстанлыларга бары тик бәйрәм көннәрендә – 4 һәм 6 ноябрьдә генә икеләтә түләү каралган, ә 2 һәм 3 ноябрьдә эшкә чыккан өчен гадәти түләнәчәк.
Димәк, икеләтә түләүле көннәрдә эшләячәк татарстанлылар ноябрь өчен югары хезмәт хакы ала, ул күпчелек очракта декабрьдә түләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз