Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбер россиялеләр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала
Россиялеләр пенсияне билгеләнгән вакыттан ике елга иртәрәк рәсмиләштерә алачак. Мондый мөмкинлек оешма ябылганнан яки штат кыскартылганнан соң эшсез калган, мәшгульлек хезмәтендә учетка баскан һәм билгеләнгән вакытта эшкә урнаша алмаган гражданнар өчен каралган. Бу хакта сенатор Наталия Косихина хәбәр итте, аның сүзләрен РИА Новости китерә.
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен тиешле күләмдә пенсия баллары, шулай ук ир-атларда кимендә – 25 ел һәм хатын-кызларда 20 ел иминият стажы таләп ителә. Пенсия алу өчен гаризаны Россиянең социаль фондына бирергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз