news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Хезмәт ветераны» исеме алуны гадиләштерергә телиләр

Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләре өчен «Хезмәт ветераны» исемен бирүне гадиләштерергә кирәк дип саный. Документ рәвешендә рәсмиләштерелгән тәкъдим хезмәт министры Антон Котяковка җибәрелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Оборона-сәнәгать комплексы белгечләре өчен» «Хезмәт ветераны» категориясен бирү тәртибен гадиләштерү мәсьәләсен карарга кирәк», - диелә мөрәҗәгатьтә.

Лантратова сүз илнең иминлеге турында баруын билгеләп үтте. Оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләрен социаль ярдәм белән тәэмин итү мөһим. Мондый белгечләргә ярдәм көчәйтелергә тиеш, дип белдерде депутат.

Министр Котяковка җибәрелгән документта махсус хәрби операция вакытында оборона-сәнәгать комплексының күп кенә хезмәткәрләре ялларсыз эшли диелә. Әмма закон дәрәҗәсендә социаль ярдәмнең өстәмә чаралары әлегә җитәрлек түгел, дип саный Лантратова.

Ул оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләренә «Хезмәт ветераны» исемен ведомство бүләкләреннән башка бирергә, шулай ук тиешле стажны ир-атлар өчен 20 елга, хатын-кызлар өчен 15 елга кадәр киметергә тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot