news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КАИ яшь галимнәр арасында иң яхшы фәнни-популяр лекциягә конкурс игълан итә

Бәйге ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм ТР Яшь галимнәр һәм белгечләренең иҗтимагый яшьләр хәрәкәте белән берлектә оештырыла

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Казан дәүләт техник университеты яшь галимнәр арасында иң яхшы фәнни-популяр лекциягә конкурс игълан итә. Республика бәйгесе Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм ТР Яшь галимнәр һәм белгечләренең иҗтимагый яшьләр хәрәкәте белән берлектә оештырыла.

Казан дәүләт техник университетыннан алынган рәсми хәбәрләргә караганда, иң яхшы лекцияләр фәнни-популяр фильмнар, телетапшырулар төшерелә һәм республика каналлары буенча күрсәтелә. Бәйгедә катнашу өчен документларны 2010 елның 31 мартына кадәр тапшырырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot