Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
КАИ һәм "Educare" Сингапур компаниясе Татарстанда “Физика елы” дәүләт проектына теләктәшлек итә
“Проблемаларны креатив юл белән хәл итү” темасына яңа педагогик тренинг уздырылачак
(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). 7-9 ноябрь көннәрендә Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ һәм "Educare" Сингапур компаниясе 40 физика һәм математика укытучысы өчен “Проблемаларны креатив юл белән хәл итү” темасына яңа педагогик тренинг уздырачак. КАИ “Физика елы” кысаларында күптөрле инициативалар белән чыга.
Тренинг I Бөтенроссия инженерлык фестивале кысаларында һәм Татарстанда “Физика елы” дәүләт проектына ярдәм йөзеннән оештырылган. Тренинг чаралары КАИның яңа бинасында – Германия-Россия Яңа технологияләр институтында узачак.
2014/2015 нче уку елы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы белән Физика елы дип игълан ителгән. Төп максат – физиканы популярлаштыру аша төгәл фәннәрне өйрәнүгә басым ясау, укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү. Яңа курсны үткәрү өчен Казаннан Сингапурга ике югары квалификацияле чит ил тренеры киләчәк. Тренинг укучыларның һәм укытучыларның активлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Алар тренинг барышында тәнкыйди һәм креатив фикерләү, нәтиҗәле коммуникация күнекмәләрен алачак, шулай ук укучыларга заманча интерактив белем бирү алымнарын өйрәнәчәк. Бу хакта А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИның Җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе хәбәр итә.
"Educare International Consultancy" – Сингапурда укытучыларның квалификациясен арттыру хезмәтләрен күрсәтүдәәйдәп баручы компанияләрнең берсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз