news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Каһирәдә Туган тел көнендә Сабан туе узачак

Бүген, 26 апрель көнне, Туган тел көнендә, «Мирас» татар-башкорт җәмгыяте Мисыр башкаласы Каһирәдә Сабантуй оештыра. Бу хакта оешманың социаль челтәрләрнең берсендәге битендә хәбәр ителә.

Фото: © «Мирас» татар-башкорт җәмгыяте

Бу «татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, дуслык, татулык һәм үзара аңлашу символы», дип искәрттеләр хәбәрдә.

Бәйрәмдә Татарстаннан килгән кунаклар: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Айгөл Нәбиуллина һәм музыкант, инструменталист, баянчы Булат Хисмәтов катнашырга тиеш.

Чара Каһирәдәге Рус мәдәни үзәге территориясендә (Докки районы, Тахрир урамы, 127 нче йорт) узачак. Бәйрәм җирле вакыт белән 13.30 да (Мәскәү вакыты белән 14.30 да) башлана һәм 18.30 да (19.30 да) тәмамлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot