news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Каһирә шәһәрендә гарәп илләре татарлары альянсының киңәйтелгән утырышы узды

7 ноябрьдә Мисырның Гарәп Җөмһүриятенең башкаласы Каһирә шәһәрендә гарәп илләре татарлары альянсының киңәйтелгән утырышы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм аның җитәкчелегендәге делегация катнашты. Утырыш барышында альянсның ике еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар корылды.

2023 елның 29 апрелендә 17 гарәп иленнән милләттәшләребез катнашында Дубай шәһәрендә альянсның оештыру утырышында яңа җитәкче итеп Әлфия Бәдретдинова сайланган иде.

Каһирәдә узган утырышта оешманың яңа рәисе итеп ике елга бертавыштан Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә гомер итүче милләттәшебез Марсель Әхмәтшин сайланды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot