news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Диния нәзарәте «Каһарманнар елы» нәтиҗәләре турында сөйләде

Татарстан Диния нәзарәте «Каһарманнар елы» нәтиҗәләре турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанда Татарстан Республикасы мөселманнарның Диния нәзарәте игълан иткән «Каһарманнар елы», шулай ук Россиядә һәм Татарстанда билгеләп үтелүче Ватанны саклаучылар елы кысаларында алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган тантаналы Хисап җыелышы узды.

Җыелыш кунакларын «Каһарманнарга мөселманнардан» күргәзмәсе каршы алды, биредә Татарстан мөфтиятенең һәм гомумән мөселманнарның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү эшенә керткән өлеше чагылыш тапкан. Күргәзмәдә бу эшчәнлекнең төп нәтиҗәләре саннар һәм экспонатлар белән тәкъдим ителде.

Чараны хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган, изге Коръән Дубай халыкара премиясе лауреаты, нәзарәтнең кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы шәех Маэмүн Шәгъбән Хәлил әр-Рави «Әл-Әнфәл» сүрәсенең 55-66нчы аятьләре белән башлап җибәрде.

Алга таба җыелыш кунакларына Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул үтеп баручы елда мөфтиятнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүе буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләде.

«Әлеге эшчәнлек кысаларында Татарстан мөфтияте һәм мөхтәсибәтләрдән алгы сызыкка 55тән артык гуманитар йөк, УАЗ (буханка) машинасы нигезендә җиһазландырылган 3 мобиль мәчет, 6 автомобиль һәм 5 мотоцикл җибәрелде, фронтның төрле нокталарында 3 җир асты мәчете булдырылды. 2025 елдагы гуманитар йөкләрнең гомуми бәясе 73 миллион сумнан артып китә. Нәзарәт вәкилләре туган җирдән килгән күчтәнәчләрне солдатларның үз кулына тапшыра. Быел аларны илтеп җиткерүдә 35 имам һәм мөфтият хезмәткәре катнашты», – диде ул.

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты «Мусульманин на воинской службе» дигән мөселман сугышчысына рухи ярдәм күрсәтү максатыннан әзерләнгән, хәрби-кыр шартларында дини кануннарны үтәү мәсьәләләренә багышланган кесә белешмәлеген бастырып чыгарган. Брошюраны әзерләүдә Диния нәзарәтенең 15нче Александрия бригадасындагы һәм 90нчы танк дивизиясендәге полк имамы Мөхәммәт хәзрәт Хәйрулаев катнашкан, ул – 2024 елдан махсус хәрби операция зонасында мөселман сугышчылары белән хезмәт итә.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә катнашучы һәркемгә, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенә рәхмәт белдерде – аның ярдәме белән 2025 елда махсус хәрби операциядә катнашкан 247 кеше һәм аларның якыннары хаҗ кылу бәхетенә ирешкән.

Каһарманнарга булышу белән беррәттән, нәзарәт шулай ук тылда аларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтә. Бу хакта җыелышта Татарстан мөфтинең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов сөйләде.

«Мөхтәсибәтләрдә даими рәвештә һәлак булучыларның һәм хәбәрсез югалганнарның якыннары белән очрашулар оештырыла, аларга азык-төлек җыелмалары тапшырыла. Татарстан мәчетләрендә сугышчылар өчен догалар кылына, махсус ифтарлар һәм мәҗлесләр һәм башка чаралар оештырыла. «Бердәм булыйк, бергә булыйк! Бөтен нәрсә безнең көчебездән тора. Бердәмләшеп, Татарстан Диния нәзарәте мөфтие җитәкчелегендә әлеге йөкләрне җыеп, хәрбиләр белән эшләп, аларның монда калган балалары, тыл хатыннар белән эшләвебезне берләштерик. Без бердәм булсак, җиңүебез дә тизрәк булачак», - диде.

Тантаналы чара барышында махсус хәрби операция сугышчыларына, шулай ук аларга ярдәм итүче имамнарга һәм волонтерларга хөрмәт күрсәтелде. Иң актив катнашучыларга бүләкләр – Татарстанның сугыш хәрәкәте ветераннары берләшмәсеннән «Фронтка ярдәм өчен» медальләре һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тантана махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышлап дога уку белән йомгакланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot