news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кагыйдә бозган өчен штрафлар турындагы карарны электрон рәвештә алырга мөмкин

Кагыйдә бозу очраклары турында карарларны электрон рәвештә алу өчен, ТР дәүләт хезмәтләре порталының «ЮХИДИ хезмәтләре» бүлегендә язылу таләп ителә.

Кагыйдә бозган өчен штрафлар турындагы карарны электрон рәвештә алырга мөмкин
архив

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Хәзер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы карарны электрон рәвештә алырга мөмкин. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Быелның август аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен теркәү комплекслары эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге тудырылды. Әгәр кеше системада теркәлгән икән, аларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталлары ярдәмендә җибәрергә мөмкиннәр. Бу күпләрдә кызыксыну уятыр дип уйлыйм», - диде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү үзәге башлыгы Айрат Насыйров.

Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы дәүләт системаларындагы мәгълүматтан файдалану хокукын тәэмин итә. Исәп язуын өйдән чыкмыйча гына gosuslugi.ru сайтында теркәргә мөмкин. Моның өчен паспорт һәм СНИЛС кирәк.

Татарстан территориясендәге кагыйдә бозу очраклары турында карарларны электрон рәвештә алу өчен, ТР дәүләт хезмәтләре порталының «ЮХИДИ хезмәтләре» бүлегендә язылу таләп ителә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot