news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кафил Әмиров: “Вазифаи затлар коррупция факторлары өчен җавап бирергә тиеш”

Казанда коррупциягә каршы экспертиза буенча Бөтенроссия фәнни–гамәли семинары узды

(Казан, 9 декабрь, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Коррупция факторлары булган норматив–хокукый актлар чыгаручы вазифаи затлар өчен административ җаваплылыкны гамәлгә кертергә кирәк. Бүген ТР Прокуроры Кафил Әмиров Казанда Икътисад, идарә итү һәм хокук институтында узган “Коррупциягә каршы экспертиза: федераль, төбәк һәм муниципаль аспектлар” дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни–гамәли семинарында әнә шул хакта хәбәр итте.
Чараны Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының фәнни эшләр буенча проректоры Игорь Бикеев үткәрде. К.Әмиров семинарда хәбәр иткәнчә, вазифаи затларның үз–үзен тотышында ачык, бер мәгънәле кагыйдәләрнең булмавы гади кешеләргә мөнәсәбәттә административ каршылыклар тудыра.
“Практиканы гомумиләштерү законны әйләнеп узарга теләүче кешеләрнең никадәр талантлы булуы хакында сөйли. Шунлыктан бүгенге семинарның темасы бик тә актуаль. Прокуратурага коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча зур бурыч йөкләнә”, – дип сөйләде ул.
ТР Президенты Аппаратының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Шамил Дәүләтгильдиев ассызыклап үткәнчә, коррупциягә каршы экспертиза турында закон һәм кайбер документлар, шул исәптән ТР Хөкүмәте карарларын кабул итүгә бәйле рәвештә, норматив–хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тәртибе һәм методикасы билгеләнгән. “Коррупциягә каршылык күрсәтү юнәлеше Татарстанда актив үсеш кичерә. Гамәлгә кертелгән практика федераль хокукый актларда ныгытыла. Әмма гамәлдә без бәхәсле моментларга юлыктык. Бу механизмның булдырылуы хакында сөйли. Гамәлдә күп кенә катлаулы мәсьәләләр калкып чыга”, – дип хәбәр итте ул.
ТР Президенты Аппаратының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге, ТР Юстиция министрлыгы, Икътисад, идарә итү һәм хокук институты оештырган чарада ТР Президенты Аппараты, ТР прокуратурасы, ТР Юстиция министрлыгы һәм башка хокук саклау органнары вәкилләре, шулай ук Мәскәү, Түбән Новгород, Сарытау һәм Казаннан әйдәп баручы галимнәр, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100