Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан аэропортындагы кафе азык-төлек саклау кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартылды
Казан аэропортындагы кафега азык-төлек саклау кагыйдәләрен бозган өчен штраф салдылар.
Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр иткәнчә, аэропорттагы кафеларның берсендә маркировкасы булмаган азык-төлек сатылган. Моннан тыш, продуктларны тиешле температурада саклау таләпләре үтәлмәгән. Бу пассажирларның һәм аэропорт хезмәткәрләренең сәламәтлегенә куркыныч тудырган.
Ведомство таләбе буенча ачыкланган кимчелекләр бетерелгән. Шуңа да карамастан, кафе 20 мең сум күләмендә штрафка тартылган. Нормалар үтәлешен тәэмин итмәгән җитәкчегә дә 5 мең сум штраф салганнар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз