news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Каенлык чүплеккә әверелеп бара

Казанда шәһәрне санитар чистарту буенча икеайлык дәвам итә

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Артур Еникеев). Казанда шәһәрне санитар чистарту буенча икеайлык бара.
Бүген Казанның Идел буе районы ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, экология милициясе хезмәткәрләре алдында имтихан тотты. Әлеге хезмәтләрнең вәкилләре Идел буе районы хакимияте башлыгы урынбасары Марат Низамов белән бергә экологик яктан начар хәлдәге урыннар буйлап рейд үткәрде.
Марат Низамовның сүзләренә караганда, күп көч таләп итә торган эш үз нәтиҗәләрен бирә. Моннан бер-ике ел элек Идел буе районы территориясендә 30 дан артык санкцияләнмәгән чүплек исәпләнсә (аларны бетерүгә бюджеттан 3 миллион сумнан артык акча киткән), хәзер исә аларның саны 8 гә калган.
Әмма әлеге исемлектә биредә яшәүчеләрнең җәйге чорда яраткан ял итү урыны - Каенлык беренче урында тора. Казанның Идел буе районы хакимияте башлыгы урынбасарының сүзләренә караганда, биредәге чүп-чарны кимендә 10 “КАМАЗ” машинасы белән чыгарырга туры киләчәк.
Белгечләр фикеренчә, әйләнә-тирә мохитне бу рәвешле пычратучыларның саны закон чыгару базасының йомшак булуы аркасында арта. Физик затларга штрафның күләме 1000-2000 сум тәшкил итә, әмма моның өчен аларны башта тотарга кирәк. Юридик затларга исә кайвакытта көнкүреш калдыкларын чыгару һәм алга таба утильләштерү буенча рәсми килешү төзеп азаплануга караганда, тиешле булмаган урында чүп ташлаган өчен штраф түләве ансатрак.




news_right_1
news_right_2
news_bot