Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Каенкай” балалар приютына Казан кунаклары бик күп бүләкләр алып килгән
Алар арасында спорт җиһазлары да бар
(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Әлки районының “Каенкай” балалар приютында яшәүчеләргә Казан кунаклары бик күп бүләк-күчтәнәчләр алып килгәннәр.
Хонда, Мазда, Форд, Киа автомобиль клублары вәкилләре балаларда спорт белән шөгыльләнү өчен чаңгылар, башка төр инвентарь, өстәле белән хоккей уены, моңа өстәп әле тәмле күчтәнәчләр дә китергәннәр. Ә Казанда “Бәхет” (“Счастье”) хәйрия кибете ачкан якташыбыз Ольга Павлова (ул Түбән Кәчи авылыннан) иң нәниләр өчен өстәл-урындыклар бүләк иткән, дип куанып яза “Әлки хәбәрләре” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз