news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Каен серкәсе сезоны башлана: табиб язгы аллергия чорын җиңел кичерү өчен киңәшләр бирде

Аллергиядән интегүчеләргә язгы чәчәк ату чорына ничек әзерләнергә?

Каен серкәсе сезоны башлана: табиб язгы аллергия чорын җиңел кичерү өчен киңәшләр бирде
Быел Россиянең урта полосасындагы иң көчле аллерген – каен иртәрәк чәчәк ата башлаячак
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Яз җылы килү сәбәпле, быел Россиянең урта полосасындагы иң көчле аллерген – каен иртәрәк чәчәк ата башлаячак. Бу аллергиядән интегүчеләр өчен зур куркыныч тудыра, дип кисәтә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы. «Татар-информ» аллергияле кешеләрдән язгы чәчәк ату чорын ничек кичерүләре турында белеште һәм табибтан аллергия билгеләрен җиңү чаралары турында сорашты.

«Салкын тию билгеләре атнадан артык бетми икән, тизрәк аллергологка барырга кирәк»

Поллиноз, ягъни сезонлы аллергия – бүгенге көндә бик киң таралган күренеш. Җир шарында яшәүчеләрнең 10-15 проценты үсемлек серкәсенә аллергиядән интегә.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы быел илнең урта полосасындагы иң көчле аллерген – каен өч атнага иртәрәк чәчәк ата башлаячагы турында искәртте. Яз җылы килү сәбәпле, быел каен чәчәк ату чорының иң кызган мәле апрельнең өченче ункөнлегенә туры килергә мөмкин.

Каен – җил ярдәмендә серкәләнә торган агач. Аның серкәсе бик вак һәм шома, шуңа күрә ул сулыш юлларына җиңел үтеп керә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Гадәттә агач серкәсенә аллергия үзен апрель-май айларында, зирек һәм каен яфрак яра башлаган чорда сиздерә башлый. Шул ук вакытта соңгы елларда Европада каен чәчәк ату чоры 7-10 көнгә озынайды. Әгәр сезонлы аллергияне табиблар кушканча контрольдә тотмасаң, ул сузылырга, көзгә кадәр борчырга мөмкин», – дип сөйләде «Татар-информ»га Татарстан Республика клиник хастаханәсе консультатив сырхауханәсе каршындагы Республика клиник иммунология үзәге мөдире Алексей Лунцов.

Табиб түбәндәге билгеләргә аеруча игътибарлы булырга киңәш итә:

  • борын тыгылу;
  • борыннан су агу;
  • тән кычыту;
  • төчкерү;
  • күзләр кызару.

«Әгәр бу билгеләр салкын тиюгә караганда озаграк саклана, ягъни бер атнадан артык бетми икән, кичекмәстән аллергологка күренергә кирәк», – дип аңлатты белгеч.

Алексей Лунцов: «Агач серкәсенә аллергия үзен апрель-май айларында, зирек һәм каен яфрак яра башлаган чорда сиздерә башлый»

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Аллергиядән җәфаланучылар өчен язның һәр көне – сынау»

Еллар буе аллергиядән интегүче кешеләр аллергия белән яшәүнең авырлыклары турында сөйләде.

«Минем аллергия өч яшемдә башланган. Үзем моны яхшы хәтерләмим. Әти-әнием сөйләвенчә, бер көнне төнлә кинәт тончыга башлаганмын. Ашыгыч ярдәм чакыртып, мине хастаханәгә алып киткәннәр», – дип искә ала Александр.

Ир-ат әйтүенчә, иң авыры – каен чәчәк ату чорының иң кызган вакыты. Бу – апрель азагыннан май ахырына кадәр. Александр хәлен бераз җиңеләйтү өчен алдан ук дарулар эчә башлый.

«Иң борчыганы – күзләр шешенү һәм сулыш алу кыенлашу. Моннан тыш, күзләр бик каты кычыта һәм кызара башлый, бигрәк тә контакт линзалар кигәндә. Аллергиядән җәфаланучылар өчен язның һәр көне – сынау», – диде Александр.

Аның сүзләренчә, аңа салкынча чиста бүлмәгә кереп, битне һәм кулларны салкын су белән юу һәм 20-30 минут күзләрне йомып ятып тору аллергия билгеләрен басарга ярдәм итә.

«Мин кечкенәдән үк аллергия белән яшим, шуңа күрә ниндидер чикләүләр белән яшәргә күнеккән. Ә моның белән беренче тапкыр очрашкан кешеләргә тизрәк табибка күренергә киңәш итәм», – ди ир-ат.

Җир шарында яшәүчеләрнең 10-15 проценты үсемлек серкәсенә аллергиядән интегә

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Язга һәм җәйгә әзер булу өчен, тыныч чорда дәвалана башларга кирәк

Казанда яшәүче Талия аллергиядән 19 яшеннән бирле интегә. Аның паркта йөргәндә кинәт күзләре яшьләнә башлаган.

«Соңыннан миндә каенга гына түгел, чүп үләннәренә дә аллергия булуы ачыкланды. Серкә белән контакттан соң күздән яшь ага, каты томау төшә һәм тамак төбе кычыта башлый иде», – дип сөйләде ул.

Талия дәвалану курсы үткән – аңа берничә тапкыр иммуноглобулин кадаганнар. Бүгенге көндә аңа аллергия билгеләре барлыкка килгәндә аллергиягә каршы (антигистамин) дарулар ярдәм итә.

«Дәвалану курсыннан соң аллергияне җиңелрәк кичерә башладым. Шулай да май аенда еш төчкерәм, күзләрем кызара, тавышым югала», – диде ул.

Талия чәчәк ату сезонына алдан ук әзерләнергә киңәш итә. Язга һәм җәйгә әзер булу өчен, тыныч чорда ук дәвалана башларга кирәк, дип саный хатын-кыз.

Аллергия билгеләрен дарулар ярдәмендә генә басып торып була, әмма бу вакытлыча гына ярдәм итә торган чара

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Аллергияле кешеләр чәчәк ату чорын җиңелрәк кичерер өчен нишли ала?

Сезонлы аллергия вакытында тормышны ничек җиңеләйтеп була? Табиблар түбәндәгеләрне киңәш итә:

  • табигатькә болытлы көнне яки яңгырдан соң гына чыгарга;
  • коры, аяз, кояшлы һәм җилле көннәрдә урамга чыкмаска тырышырга;
  • күбрәк сулыклар янында йөрергә – анда серкә азрак була;
  • өйгә серкә кермәсен өчен, тәрәзәләрне ачмаска, бүлмәләрне җилләтү өчен кондиционер кулланырга;
  • урамнан кайткач, битне һәм чәчне юарга, ә иң яхшысы душ керергә – бу тәннән серкәне юып төшерәчәк.

«Кайбер ризыкларда каен серкәсенең төп аллергенына охшаш аксымнар бар. Алар арасына алма, груша, чия, кишер һәм урман чикләвеге керә. Бу аксым пешергәндә яки кыздырганда таркала, шуңа күрә реакцияне чи килеш ашаган ризыклар гына китереп чыгара ала», – дип аңлатты Алексей Лунцов.

Аллергияне махсус метод – аллерген-специфик иммунотерапия ярдәмендә дәвалап була

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Аллергияне аллергенның үзе белән дәвалап буламы?

Аллергия билгеләрен дарулар ярдәмендә генә басып торып була, әмма бу вакытлыча гына ярдәм итә торган чара. Нәтиҗәлерәк ысул да бар. Бу махсус метод аллерген-специфик иммунотерапия дип атала.

«Дәвалау аллерген ярдәмендә үткәрелә. Бу ысул аллергия билгеләрен басып кына калмый, ә иммунитет күзәнәкләренең серкәгә башка реакция бирмәвенә ирешергә ярдәм итә», – дип сөйләде табиб.

Моның өчен тел астына сала торган махсус таблеткалар яки тамчылар кулланыла. Дәвалау амбулатор шартларда үткәрелә.

Дәвалау алдан, чәчәк ату сезоны башланырга ким дигәндә өч ай кала башлана. Агач серкәсенә аллергияне декабрь-гыйнвар айларында, ә үләннәргә аллергияне февраль-мартта дәвалый башлыйлар. Нәтиҗәдә организм серкәгә ялкынсыну белән реакция бирми башлый. Мондый дәвалаудан соң аллергия берничә елга бетеп торырга мөмкин.

Роман Баданов, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot