Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кадыйров Путинга янаучылар белән үзе эш итәргә вәгъдәли
Чечня башлыгы шул рәвешле ММЧда "Ислам дәүләте" группировкасы боевикларының Россиягә багышланган видеоязманы урнаштыруга җавап биргән
(Владикавказ, 4 сентябрь, «Татар-информ», Ольга Пушко). Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров Чечня һәм Кавказда сугыш башларга янаучыларның барысын да юк итү белән янады. Шул рәвешле, ул гаммәви мәгълүмат чараларында "Ислам дәүләте" группировкасы боевикларының Россиягә багышланган видеоязманы урнаштыруга үз җавабын әйтте.
Рус теленә тәрҗемә ителеп барган кадрларда бер боевик кулга төшерелгән Сирия хәрби аэродромы территориясендәге истребитель кабинасыннан исламчыларның "Аллаһы ризалыгы белән Чечня белән Кавказны азат итәргә" ниятләвен белдерә.
"Мин бөтен җаваплылык белән Россиягә янаган һәм безнең Президентыбыз Владимир Путин исемен атаган кешенең урынында ук юк ителәчәген белдерәм. Без аның самолет штурвалы артына утырганын көтеп тормаячакбыз, ул үз туганнары Хаттаб, Әбу Вәлид һәм Көнбатыштан җибәрелгән башкалар череп яткан җиргә китәчәк", дип язган Кадыйров "Инстаграм" челтәрендә.
Кадыйров белдерүенчә, боевикларның исламга бернинди катнашы юк. "Үзләрен "Ислам дәүләте" дип атаучы Сирия террорчылары Көнбатыш махсус хезмәтләрендәге хуҗалары кушканны гына сөйли, алар - бөтен дөнья мөселманнарының ачыктан-ачык дошманнары. Беркатлы кешеләр ике самолет белән Чечня һәм бөтен Россиягә янарга карар иткән. Алар ике мең самолетка утырырга мөмкин, әмма Россиягә кадәр килеп җитә алмаячаклар. АКШ контроле астындагы илләр Россиягә карата санкцияләр кертеп карады, бернигә дә ирешә генә алмады. Ә монда ниндидер пычрак җинаятьче Моська ролен алып, аерылып тормакчы", - дип язган Чечня башлыгы. Кадыйров сүзләренчә, "Россиянең теләсә нинди боерыкларны да үтәргә, теләсә кайсы дошманның үз оясында ук муенын борырга әзер булган лаеклы уллары бар".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз