news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадыйров NY Daily News басмасында Карловның үтерелүе турындагы мәкаләне тәнкыйтьләде

Чечня башлыгы билгеләп үткәнчә, Россия һәм бөтен дөнья мөселманнары Андрей Карловның мәкерле үтерелүенә ризасызлыгын белдерә.

 (Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, New York Daily News газетасы Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карловның үтерелүен туры текст белән аклый һәм хуплый, дип саный. “РИА “Новости” мәгълүмат агентлыгы язмасында шул хакта шәрехләмә бирелә.

Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова элек, ведомство New York Daily News адресына үтерелгән Россия дипломатын Өченче рейх илчесе белән чагыштырылган мәкалә өчен гафу үтенүләрен таләп итеп хат җибәрәчәк, дип белдергән иде. Газета комментаторы Герш Кунтцман Карловны үтерүне “тормышка ашкан гадел хөкем” дип атый, ә материал тулаем террорчының гамәлләрен аклый.

Кунтцман үзе мәкаләсе өчен гафу үтенүдән баш тарткан.

“Американың New York Daily News газетасы бастырга материал Андрей Карловның үтерелүен туры текст белән аклый һәм хуплый, үтерүчене геройлаштыра”, - дип язган Кадыйров Instagramдагы битендә.

“Шуннан соң пасквиль авторы Герш Кунтцман да, газета мөхәррире дә үзләрен гаепле санамый... Бу моңарчы булмаган оятсызлык, кеше кайгысын уртаклашуның әсәре дә юк, террорчылыкны гавами хуплау”, - дип өстәгән Чечня башлыгы.

Кадыйров билгеләп үткәнчә, Россия һәм бөтен дөнья мөселманнары Андрей Карловның мәкерле үтерелүенә ризасызлыгын белдерә, ә “үтерүчене турыдан-туры яки башкача хуплаганнарның исламга бернинди мөнәсәбәте юк кына түгел, аның иң явыз дошманнары санала”.

“Безнең илчегә аткан кеше – исламның иң явыз дошманы. Мөселманнар язмышы аны борчымаган, ул исламны каралту өчен барысын да эшләгән. Ул теракт өчен җаваплылыгын үз өстенә алган иблис дәүләте ихтыярын һәм әмерен үтәгән. Бүген бу турыда шикләнәсе түгел, Ислам дәүләте, Әл-Каида кебек үк (алар икесе дә Россиядә тыелган – ред.), Көнбатышның махсус хезмәтләре җимеше”, - дигән Чечня башлыгы.

Искәртеп үтик: Россия дипломаты дүшәмбе көнне Әнкарәдә фотокүргәзмә ачу тантанасында атып үтерелде. Төркиянең яшь полицейские аңа арттан берничә тапкыр аткан. Шушы җинаять шаһитлары әйтүенчә, үтерүче күргәзмәгә эшлекле костюмнан кергән, аны Карловның тән сакчысы дип белгәннәр. Нәтиҗәдә, махсус операция вакытында һөҗүмче юк ителгән.

Россиядә дипломатка карата булган һөҗүмне теракт дип атадылар. Карловны үтерү җаваплылыгын Сүриянең “Җәйш әл-Фәтх” кораллы коалициясе (аңа Россиядә тыелган “Җәбхат ән-Нусра” төркеме керә) үз өстенә алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100