news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадыйров Медведевны туган көне белән котлады һәм аның Чечняга ярдәмен билгеләп үтте

Медведевка 14 сентябрьдә 51 яшь тулды

 (Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Чечня башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Рамзан Кадыйров Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевны туган көне белән котлады һәм аның Чечняны төрле өлкәдә үстерү өчен ярдәмен билгеләп үтте. Бу хакта "РИА-Новости" яза.

Медведевка 14 сентябрьдә 51 яшь тулды.

"Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевны туган көне белән котлыйм. Моны бик теләп башкарам, чөнки Дмитрий Анатольевич Чечня Республикасы икътисадын, социаль өлкәсен, мәгарифен, сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүдә даими җитди ярдәм итә. Аның республикага игътибары шулай ук Россия һәм чит фирмаларыннан инвестицияләр агымы килүгә китерә", - дип язган Кадыров Instagramда үз битендә.

Россия премьерының бай тәҗрибәсе һәм белеме әле күп еллар буе Россиягә хезмәт итәчәк дип ышануын белдергән һәм аңа ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләгән Рамзан Кадыйров.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100