news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадыйров һәм Тимати Грозный халкын бургерлар белән сыйлаган

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Россия рэп-башкаручысы Тимати Грозныйның Путин проспектында тиз арада туклану челтәре рестораны ачкан.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Россия рэп-башкаручысы Тимати сишәмбе көнне Грозныйның Путин проспектында тиз арада туклану челтәре рестораны ачкан. Ул җырчы рестораны. Ресторан ачылышы уңаеннан Кадыйров һәм Тимати барлык теләге булганнарга үзләре әзерләп, бургерлар тараткан. Бу хакта “РИА Новости” корреспонденты хәбәр итә.

Әлеге чара турында сентябрь башында ук хәбәр ителгән. Кадыйров Instagramдагы үз битендә алдан ук бәйрәмгә “серле кунак” киләчәге турында белдергән. Ресторанны техник яктан ике атна элек эшләтеп җибәргәннәр.

Чечня башлыгы белән дус булган җырчы Мәскәүдән тыш беренче ресторанын Грозныйда, кеше күп була торган популяр урын – ял көннәрендә шәһәр кешеләре һәм кунакларга ял итү өчен автомобиль хәрәкәте ябыла торган Путин проспектында ачкан.

Проспектның үзендә урнаштырылган импровизацияләнгән сәхнәдә, махсус урында, Кадыйров һәм Тимати гастрономия бәйрәме кунакларын сыйлау өчен ризык әзерләгән. Барлыгы алар меңләп бургер тараткан.


 

 

#Repost @timatiofficial (@get_repost) @kadyrov_95 Блэк Стар Бургер тоже сила )))

Публикация от Ramzan Kadyrov (@kadyrov_95)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100