news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадыйров мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләрен үткәрмәскә тәкъдим иткән

Бәйрәмне оештыру белән ата-аналар шөгыльләнергә тиеш, дип саный төбәк башлыгы.

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров республика мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләрен үткәрмәскә тәкъдим иткән. Әлеге тәкъдим төбәкнең мәгариф министры Исмаил Байханов белән сөйләшү кысаларында әйтелде, дип җиткергән Кадыйров инстаграмында. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

"Бәйрәмне ата-аналар үзләренчә оештыра ала. Мәктәпне тәмамлауны билгеләп үтәр өчен республикада кафе һәм рестораннар, бәйрәм өчен урыннар җитәрлек” – дип билгеләп үткән Кадыйров.

Чыгарылыш кичәләрен үткәрүне ата-аналар комитеты һәм һәм мәктәпне тәмамлаучылар үзләре хәл итәр, дип җиткерә Чечня башлыгы. Мәктәпләрдә аның өчен акча җыю булырга тиеш түгел, дип ышаныч белдергән Кадыйров.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100