news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадыров хакимияте башлыгы Болгарның ислам кабул итүен ел саен бәйрәм итәргә чакыра

Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итү - ел саен бәйрәм итәргә кирәкле көн ул. Бу турыда Чечня Республикасы башлыгы һәм Хөкүмәте администрациясе җитәкчесе, Россия сәяси һәм хәрби эшлеклесе Магомед Даудов әйтте.

«Әлбәттә, бу әһәмиятле чара. Без аны ел саен билгеләп үтәргә тиешбез», - диде ул.

Даудов сүзләренчә, нәкъ менә 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны ирекле кабул итү белән Россиянең үзәк өлешендә бу дин тарала башланган.

Искәртик, ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү Союзлар йортында елга нәтиҗә ясау өчен тантаналы җыелыш һәм бәйрәм концерты белән төгәлләнә. Бүген Колонна залында Мәскәү татар интеллигенциясе вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстаннан мәртәбәле кунаклар җыелды. Чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин ачты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100