news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадыров Путин турында иң яхшы шигырь өчен iPhone вәгъдә итә

Кадыров сүзләренчә, смартфонның соңгы моделен аңа Чечняның КВН командасы бүләк иткән.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров Президент Владимир Путин турында иң яхшы шигырь укучыга iPhone X бүләк итәргә вәгъдә итә. Бу хакта ул Instagram социаль челтәрендә хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Кадыров сүзләренчә, смартфонның соңгы моделен аңа Чечняның КВН командасы бүләк иткән.

“Алар балалар кебек! Алардан ишекне теге ягыннан ябарга сорый алмыйсың бит! Аннары бер ел буе аларның пародияләре герое буласың”, - дигән ул.

Шуңа күрә Кадыров iPhone смартфонын аның социаль челтәрдәге битенә язылучылар арасында уйнатырга булган.

"Шигырьләр өчен хештег #НашПрезидентПутин. Җиңүчене Чечня Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы  билгеләячәк.

Элегрәк Кадыров аның iPhone X телефоны булуы турындагы сүзләрне кире каккан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100