news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кадыров 2024 елда махсус хәрби операциянең уңышлы тәмамлануына ышана

Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров 2024 елда махсус хәрби операциянең уңышлы тәмамлануын көтә. Шуңа күрә ул Украина белән сөйләшүләрнең мәгънәсен күрми, дип белдерде сәясәтче үзенең телеграм-каналында.

Мондый нәтиҗәләрне ул Россия Кораллы көчләренең 2нче армия корпусы командующие урынбасары Апти Алаудинов белән сөйләшүдән соң ясаган. Россия Герое сүзләренчә, әсирләр көн саен кулга алына, аларны «хәтта күрсәтергә дә өлгермиләр», ә «Әхмәт» отряды сафлары даими рәвештә ирекле хезмәткәрләр һәм барлык кирәкле җиһазлар белән тулылана.

«Гигант булмаса да, ышанычлы адымнар белән безнең көчләр алга бара. Һәм сөйләшүләр турында сөйләүнең мәгънәсе юк, чөнки Россия стратегик һәм икътисади яктан отышлырак хәлдә. Безгә әле берничә шәһәрне кире кайтарырга кирәк», — дип язган Кадыров.

news_right_1
news_right_2
news_bot