news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кадыбаштан ветеран укытучы - халыкара Мәхмүт Кашгарый исемендәге хикәяләр бәйгесе призеры

Әгерҗе төбәге иҗатчысына премия тапшырылачак.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). Төркиянең “Евразия“ Язучылар берлеге уздырган Мәхмүт Кашгарый исемендәге IV халыкара бәйгедә Кадыбаштан ветеран укытучы Нурания Төхбәтуллина да катнашты һәм Татарстан буенча катнашучылар арасыннан II урынга лаек булды. “Сөйли, җырлый, сагына торган…“ материя“ хикәясе өчен авторга премия тапшырылачак, диелә “Әгерҗе хәбәрләре” язмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot