news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Кадрлар резервы” проекты беренче нәтиҗәләрен ясый

2009 елда проект финалына узучы 20 егет һәм кыз бүген республика министрлыкларында практика үтә

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Моннан бер ел элек республика яшьләр оешмалары инициативасы белән Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы булышлыгында Татарстанда “Кадрлар резервы” проекты гамәлгә ашырыла башлаган иде. Ул ТР Президенты һәм Хөкүмәте Аппаратларында киң яклау тапты. Бу башлангычның максаты- талантлы яшьләр арасыннан дәүләт, муниципаль органнарда, оешма-учреждениеләрдә җитәкче булырлык лидерларны, идарәчеләрне барлау иде. Бу проектны беренче елда гамәлгә ашыруның якынча нәтиҗәләре бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында игълан ителде. Журналистлар белән очрашуда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Кадрлар резервы” проекты координаторы Виктория Черкасова катнашты. Очрашуга шулай ук узган ел проектның финалистларыннан берничә кеше чакырылган иде.
Татарстанның киләчәге булачак яшь лидерларны ачыклау проекты игълан ителгәч, узган ел республиканың төрле муниципаль берәмлекләреннән 7 меңгә якын егет һәм кыздан гариза алынган булган. Проект шартлары буенча катнашучыларның яше 17 дән 30 га кадәр булырга тиеш. Шушы категориягә кергән һәм катгый сайлап алулар аша узган активист яшьләр алга таба 4 этапта читтән торып һәм тагын 4 этапта турыдан-туры күнекмәләр алган. Марат Бариев сүзләренә караганда, уку этапларында алар идарә, социаль проектлару, психология, социология, политология, чит телләрне һәм дәүләт телләрен өйрәнү һ.б. өлкәләрдә теоретик һәм практик белемнәр алган, мастер-класслар узган. Шушы бәйге шартларын үтәп, имтихан һәм тестларны уңышлы узган 20 кеше проектның финалына үткән.
Министр Марат Бариев белдерүенчә, проектта барлык муниципалитет вәкилләре катнашса, финалга узучылар бары 4 муниципалитеттан гына. Алар арасында да күпчелекне Казан вузларында укучылар, аспирантлар тәшкил итә. “Финалга уза алмаучы сәләтле яшьләрнең кайберләренең белем дәрәҗәсе җитеп бетмәде, кайберләре зур нагрузка, җаваплылыктан куркып калды. Ләкин аларның берсе дә күз уңыннан югалмады. Аларның күбесенең быел да үзен сынап караячагына шик юк”, -ди Марат Бариев.
Ә 2009 елгы проект финалистларына килгәндә, аларның барысы да март аеннан башлап үзләренең ел дәвамында чарлаган белемнәрен министрлыкларда практикада чарлый. Ай ярым дәвам итәчәк практика 2009 елгы проектның йомгаклау этабы санала. “Бу егет һәм кызларның барысын да җиңүче дип атарга була. Шулай да практика нәтиҗәләре буенча алар арасыннан министрлыкларның күрсәтмәсе буенча иң-иңнәр билгеләнергә мөмкин”, -ди проект координаторы Виктория Черкасова. Финалга узган яшьләр март башында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан иде. Яңача фикер йөртүче, үз мөмкинлекләрен республиканың социаль-икътисади үсеше өчен файдаланырга әзер бу яшьләр белән Хөкүмәт башлыгы практикадан соң тагын очрашып, анда йомгак ясалаячак. Шушы җиңүчеләр һәм финалистлар арасыннан алга таба республика өчен булачак идарәчеләрне максатчан әзерләү күздә тотыла.
Яшьләр үзләре “Кадрлар резервы”ы сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен ачуда зур роль уйнады дип исәпли. Бүген ТР Финанс министрлыгында практика узучы Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты студенты Марина Фадеева “Кадрлар резервы” проектына кадәр бөтен энергиям, сәләтем вуз эчендәге эшчәнлекә генә китә иде, ди. Бу проект дөньяга күзне ачып, үз-үземә ышанырга, тырышлык куеп зур максатларга ирешеп була икәнне аңларга ярдәм итте, дип саный ул. Шушы проектта катнашу дәверендә ул вуз эчендә беренче зур җиңүен яулаган -уку йортының студентлар советы рәисе итеп сайланган. Шушы ук уку йорты студенты, финалист Валентин Шихобалов ТР Мәгълүмат технологияләре үзәгендә практика уза. Ул “Кадарлар резерв”ын уникаль мәктәп дип саный һәм аның вузда бирелмәгән белем белән баетуын югары бәяли. Валентин шушы проектта катнашу барышында ТР Яшьләр иҗтимагый оешмаларының мәгълүмат порталын төзегән.
Узган елгы проектның ахыргы нәтиҗәләре әле чыгарылмаса да, инде март ахырында “Кадрлар резервы” янәдән талантлы яшьләрне җыя башлый. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев проектның талантлы яшьләр арасында зур сорау табуын искәртеп, быел анда катнашучылар саны 10 меңнән дә ким булмас, дип исәпли. Көз аенда муниципаль сайлаулар булуын күздә тотып, быелгы проектка яшьләрне сайлаулар процессларына актив җәлеп итү максаты куела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100