Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кадрлар потенциалын үстерүдә хезмәттәшлек буенча Ирландия институты белән килешү төзелде
Аның нигезендә, август аенда биредә Татарстан җитәкчеләре өчен бер атналык белем бирү курслары оештырылачак
(Казан, 26 март, “Татар-информ”). ТР икътисад министрлыгы белән Ирландиянең The Emerland Cultural Institute институты арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды. Документ фән һәм мәгарифне үстерү, Татарстан дәүләт хезмәткәрләренең квалификациясен, һөнәри әзерлеген күтәрү өлкәләрендә уртак чараларны гамәлгә ашыру буенча озак вакытлы партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруны күздә тота. Конкрет белем бирү проектларын гамәлгә ашыру планнары килешү кысаларындагы аерым документлар белән каралачак. Икътисад министры Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, республика өчен дөньяның әйдәп баручы уку йортлары белән хезмәттәшлек бик мөһим.
Ике арада хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакындагы сөйләшүләр узган елның мартында Татарстанның ул чактагы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Дублинда бизнес-форумда катнашуы вакытында башланган иде. Татарстан җитәкчелеге кадрлар сәясәтенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә зур игътибар бирә. Министрлык-ведомстволар, муниципалитетлар җитәкчеләре Сингапур, Франция, Финляндиянең алдынгы мәгариф үзәкләрендә белем күтәрде. Предприятиеләр, оешмаларның талантлы яшь җитәкчеләре АКШ, Алмания, Япониядә стажировка узды.
Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, инвестицияләр белән идарә итү һәм территориаль планлаштыру буенча ппрограммалар Татарстанда аеруча зур кызыксындыру уята. Ә Ирландия дөньяда нәтиҗәле инвестиция сәясәте белән танылган ил. Агымдагы елның августында The Emerland Cultural Institute институтында ТР министрлык-ведомстволары, муниципаль районнары җитәкчеләре өчен бер атналык белем бирү курслары оештырылачак.
The Emerland Cultural Institute институты Ирландиядә әйдәп баручы лингвистик үзәкләрнең берсе. Биредә ел саен дөньяның 50 иленнән 6000 гә якын студент белем ала. Белем йорты аерым профессиональ төркемнәр таләпләре һәм шартларын исәпкә алып программалар да эшли. Уку йорты шулай ук Siemens, Skoda, Coca-Cola, Fiat, Ducati, Repsol, Bimbo кебек халыкара компанияләр белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча да тәҗрибә туплаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз