news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадрлар кытлыгы белән көрәшү өчен Миңнуллина төбәк программасын эшләргә тәкъдим итте

Кадрлар кытлыгы белән көрәшү өчен Миңнуллина төбәк программасын эшләргә тәкъдим итте
Фото: © Наталья Рыбакова/«Татар-информ»

Сәнәгатьтә һәм башка тармакларда кадрлар дефицитын хәл итү өчен Татарстанга дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләрне исәпкә алып, төбәкнең яңа программасын эшләргә кирәк. Бу хакта республиканың Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде. Ул бу турыда Казанда узган «Татарстан сәнәгате тармакларына кадрларны кайда эзләргә? Таләпләр. Карарлар» темасына түгәрәк өстәлдә җиткерде.

Документны эшләгәндә, Минуллина мөмкин булган бар төр фараз һәм хәвефне исәпкә алырга кирәклеген билгеләп үтте. Шул ук вакытта комплекслы алым кирәк. Ул кадрлар мәсьәләсен дөньяның төрле илләрендә ничек хәл итүләрен сөйләде. Мисалга Катар дәүләтен китерде: анда эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән— 0,1 процент. Якын Көнчыгыш дәүләтенең хезмәт базарында җирле халык 20 процент тәшкил итә, ә мигрантлар — 80 процент.

«Бу эшне башкара алырлык җирле кеше булмаса гына, мигрант эшкә урнаша ала», —дип аңлатты Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе.

Башка файдалы тәҗрибә буларак, ул икътисади әйләнешкә яңа яшь категорияләрен җәлеп итүне атады. Алар — яшьләр һәм пенсионерлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, вахта ысулы белән эшләү, миграция сәясәтен йомшарту, яшь әниләр өчен хезмәт күрсәтү. Түгәрәк өстәл нәтиҗәләреннән чыгып, Миңнуллина «системалы региональ программа документлары»н чыгару тәкъдиме буенча фикер алышу өчен республика дәрәҗәсендә киңәшмә уздырырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100