Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кадрия Хәлимова: Каюм Насыйри хезмәтенә нигезләнеп, милли киемгә игътибарны юнәлттек
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Милли музее филиалы – Каюм Насыйри музее бакчасында татар костюмнарын тәкъдим итү кичәсе булды.
«Әлеге кичә татар киеме тарихы, милли модага багышланды. Кичәдә Татарстанда билгеле булган дизайнерларның татар костюмнары тәкъдим ителде. Чараның төп миссиясе - татар милли-мәдәниятен үстерү, милли киемнәргә игътибарны юнәлтү. Каюм Насыйри 1843 елда этнографик материалларында татар костюмы турында тасвирламалар язып калдырган. Кайбер милли элементлар, костюмнар хәзер дә кулланыла», - диде «Татар-информ»га музей мөдире Кадрия Хәлимова.
Аның әйтүенчә, Каюм Насыйри үзенең хезмәтләрендә хатын-кыз киемен 451 сум дип язып калдырган. «Ул вакыт өчен бик кыйммәт булган. Хәзерге акчага күчерсәк, бер миллионнан артып китәчәк. Хәситә, калфак, мәрҗәннәр, төрле-төрле ташлар кыйммәт торган. Әйтик, хатын-кызның калфагыннан аның кияүдә булу-булмавын билгеләп булган. Шул сәбәпле, Каюм Насыйриның әлеге хезмәтен уку бик кызыклы», - диде мөдир.
«Галимне төрле чараларга, мәҗлесләргә чакырганнар. Ул төрле гаиләләрдә кунакка йөргән. Үзе белән йөрткән дәфтәрләренә шәрехләп яза торган булган. Тасвирламаларны җыеп, туплап, китап итеп бастырып чыгарган. «Казан татарларының этнографик материаллары» дип аталган ул. Анда аш-су, йолалар турында да язган. Каюм Насыйри 70тән артык рецепт яза, гөбәдиянең генә дә 10 төрен яза. Шуның бер төре буенча гөбәдия әзерләделәр», - диде Кадрия Хәлимова.
Стилист Исмаил Сафиулов фикеренчә, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында татар кешеләре киеп йөргән киемнәр хәзерге заманда да актуаль. «Мәсәлән, ул вакыттагы камзулны хәзер жилет итеп кияләр. Әлеге кичәгә әзерләнгәндә Каюм Насыйриның хезмәтләренә мөрәҗәгать иттек. Ул татар халкының XIX гасырда ничек киенгәнен тасвирлаган. Барлык үзенчәлекләрне өйрәнеп, карап чыктык», - диде ул.
«Үткән гасырның модасына яңадан әйләнеп кайттык, мода кабатлана дисәк тә була. Чөнки үткән гасырдагы киемнәр хәзергеләре белән бик охшаш. Шәхси брендым «Чибәр» дип атала. Без яшьләр өчен үзенчәлекле татарча язулы футболкалар чыгарабыз. Футболкаларыбызны дусларына чит илләргә җибәргән кешеләрне беләм. Татарлар бөтен дөнья буйлап сибелгән. Бу күренеш мине бик шатландыра», - диде стилист.
Чараның оештыручысы Зәринә Верхотурцева әлеге чараны Каюм Насыйри яшәгән чор белән хәзерге чорны берләштергән сәяхәт дип атады. «Без моны костюмнарда күрә алабыз. Һәр костюм төрле брендлардан җыелды. Брендлар Татарстанда төпләнгән. Бу - аудиторияне тарих, мәдәният һәм заманча мода белән таныштыру форсаты. Шуңа сөенәм: мондый фестивальләр, тәкъдим итү чаралары елдан-ел арта бара», - диде ул.
«Дизайнерларны сайлаганда осталарның үзенчәлекле эшләнмәләренә, аеруча мәдәни кодка - орнаментларга, милли кием элементларына игътибар иттек», - дип аңлатты чараның оештыручысы.
Каюм Насыйри музееның фәнни хезмәткәре Айдар Ниязов кунакларга татар чәен әзерләүләрен әйтте. «Биредә кара чәй, сары һәм кара мәтрүшкәләр кушылып ясалган чәй бар. Каюм Насыйриның да «Шифалы үләннәр» дигән хезмәте барлыгын беләбез, әлеге файдалы үләннәрне әлеге хезмәттә дә урын алган», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз