news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кадрия Идрисова татар телендә «пешекче» урынына «ашчы» сүзен кулланырга тәкъдим итә

Кадрия Идрисова татар телендә «пешекче» урынына «ашчы» сүзен кулланырга, «ашау» сүзен «туклану» сүзе белән алмаштырырга тәкъдим итә

«Бүген халыкара ашчылар көне. Без «повар» сүзен «пешекче» дип тәрҗемә итәбез. Минем «ашчы» дип атыйсым килә. Бу «ташчы», «тәрбияче» кебек, төп сүзгә ясагыч кушымча кушып ясалган сүз», – дип аңлатты Казанда үткәрелгән халыкара ашчылар турнирына багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

«Без ашыйбыз-ашыйбыз да аннары уфылдыйбыз. Бездә туклану мәдәнияте булырга тиеш. Милләтебезнең сүз сөрешенә дә «туклану» сүзе керсен иде. Ягъни, без тукланабыз – туйганчы ризык кабул итәбез», диде ул.

«Татар халкында аш бүлмәсенә керүнең үз тәртибе бар: алъяпкычы ябылган, яулыгы бәйләнгән булырга тиеш. Ашау-эчүнең дә үз тәртибе бар. Чор үзгәргән саен болар үзгәрә», – дип искәртте ул.

Кадрия Идрисова урамда ашап йөрүчеләрдән зарланды, тарихи мисаллар китереп, элек бу әдәпнең саклануын ассызыклады.

Ул татарның милли аш-суы Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара аш-су турниры кебек чаралар аша яшьләргә күчә барыр дип өметләнүен әйтте.

  • Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара аш-су турнирына гаризалар кабул ителә. Беренче мәртәбә ул онлайн форматта кабул ителә – яшь ашчылар https://turnirpovarov.ru/ сайты аша бәйгегә тәкъдим ителгән ризыкның фоторәсемнәре белән гариза юллый. Сайлап алынган ун катнашучы Казанга чакырыла һәм финалда үз ризыгын әзерли.
news_right_1
news_right_2
news_bot