news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадрия Идрисова: Татар хатын-кызларының 57 проценты башка милләт кешесенә кияүгә чыга

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе халык санын алу алдыннан төбәкләрдәге хатын-кызларга уяу булырга киңәш итте.

Кадрия Идрисова: Татар хатын-кызларының 57 проценты башка милләт кешесенә кияүгә чыга
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова татар хатын-кызларының 57 проценты башка милләт вәкилләре белән тормыш коруын әйтте.

«Халкыбызга ике төрле халәт хас: эчке һәм тышкы халәт. Заманча булам дип, эчке халәттән читләшеп, башка мохиткә тартылучылар да җитәрлек. Хатын-кызларның 57 проценты башка милләт вәкилләренә кияүгә чыга. Онытмыйк: милләтнең анасы — хатын-кыз, ә дәүләтнеке — ир-ат», — дип искәртте Кадрия Идрисова «Ак калфак» җыенының «Чулпан» мәдәният үзәгендә узган пленар утырышында.

Ул татарлар күпләп яшәгән Башкортстан, Оренбург, Чиләбе, Екатеринбург, Әстерхан, Пермь, Төмән өлкәләрен санап үтте. «Халык санын алу якынлаша. Бөтен ышаныч сездә. Бу өлкәләрдә бик уяу булырга кирәк», — диде. Халык санын алу тарихын да белү кирәклеген билгеләп узды.

«Безнең бурыч — татар милли гаиләләрен ныгыту. Без, әниләр, үз балаларыбызга үзебез хуҗа. Кем итеп яздыру безнең эш. Үз милләтебезнең көчен, санын, куәтен арттыру өчен, кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә бурычлыбыз», — диде Кадрия Идрисова.

Ул киләсе елга «Ак калфак» оешмасының 30 еллык юбилее булачагын искәртте. «Күренекле шәхес хатын-кызларның, гаҗәеп үрнәк гаиләләрнең энциклопедиясен булдырырга кирәк. Безнең таяну ноктасы булырга тиеш. Без үз җирлекләребездә мәгърифәтче хатын-кызларны белмибез», — диде.

Кадрия Идрисова телевидение-радиоларда аерым хатын-кыз тапшырулары кирәк, дип саный. «Йолаларыбызны кайтару, нәсел шәҗәрәләре, мәктәпләр, оешмаларның, калфакларның, самавырлар, бармак уеннары шәҗәрәләрен дә төзү кирәк», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100