news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадрия Идрисова: Татар хатын-кызлары мәчетләр белән тыгыз эшләргә тиеш

"Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы Киров өлкәсендә күчмә утырыш үткәрде.

(Нократ Аланы, 16 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). «Ак калфак» оешмасы татар хатын-кызлары милли традицияләрне саклау эшчәнлегендә мәчетләр, хәзрәтләр көченә таянырга тиеш. Бу хакта «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова бүген Киров өлкәсендә узган күчмә утырышта белдерде. Россия төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан Нократ Аланы шәһәренә йөзгә якын «Ак калфак» оешмасы вәкилләре җыелды.

«Татарлар яшәгән төбәкләрдә, авылларда мәчетләр эшли. Кайбер мәчетләрдә рухи-мәдәни тормыш кайнап тора, хәзрәтләр яшьләргә милли тәрбия бирүдә дә көчен жәлләми. Шул ук вакытта әле милли тормышны җанландыру таләп иткән җирлекләр дә күп. «Ак калфак» оешмаларына хәзрәтләр белән бергә эшләргә кирәк, чөнки максатлар уртак. Бүген андый уңай үрнәкләр бар. Мисалга, Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылын китерергә була. Монда авылның – хәзрәтне, ә хәзрәтнең авыл халкын якын иткәнен, гаҗәеп бергәлекне күрергә мөмкин», - диде Кадрия Идрисова.

«Ак калфак» җитәкчесе тәкъдиме белән татар хатын-кызлары Иске Пенәгәрнең борынгы мәчетендә булды. Тарихи мәчетнең эшчәнлеге белән авылның мөхтәрәм заты - Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов таныштырды.

«Зыятдин хәзрәт Иске Пенәгәрнең тарихын өйрәнгән, рухи тормышына җан өргән шәхес», - дип ассызыклады авыл җирлеге башлыгы Минсәрия Фәлахиева.

400ләп хуҗалык, 1186 кеше исәпләнгән Иске Пенәгәр авылы Татарстанның Кукмара шәһәреннән 500 метр ераклыкта гына урнашкан. Зыятдин Нәҗметдинов Кукмараның 4нче мәктәбендә тарих укыткан. 2006 елда аңа авыл мәчетендә имамлык эшен йөклиләр. Сигез ел ул имамлыкны һәм мәктәп эшен берьюлы алып бара. Аның җитәкчелегендә иске бүрәнә мәчет бинасы төзекләндерелә, кирпечтән янкорма төзеп куела.

«Безнең мәчет 1826 елда салынган. Динсезлек чорында да аның манарасын кисмәгәннәр. Төзекләндерү эшләрендә бөтен халык, яше, карты, балалар катнашты. Беркем беркемне мәҗбүр итмәде. Мәчетебез бүген тарихи һәйкәл булып тора», - дип сөйләде хәзрәт.

Хәзер мәчеттә ял көннәрендә дини сабак бирелә, төрле дини-милли чаралар үткәрелә, китапханә эшли.

«Иске Пенәгәр мәчетенең ишекләре беркайчан да бикләнми. Төнлә керсәң дә ачык. Мәчеткә күпме кеше йөри дип сорасагыз: авылдагы яше дә, олысы дә – мәчет кешесе, дияргә кирәктер», - дип билгеләп үтте Киров өлкәсе «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Шәмсия Хәлимова. Намаз укырга гына түгел, әйтик, китапханәгә килгән кеше, китапны үзе сайлап ала, исәп дәфтәренә үзе язып-теркәп китә.

Кадрия Идрисова Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән мәчет китапханәсенә 200 татар китабы бүләк итте. Татар авылының рухи-милли үзәгенә әверелгән мәчетнең имамына, җирле «Ак калфак» оешмасы хатын-кызларына рәхмәтләрен җиткерде һәм уңышлар теләде.

Бүләк ителгән китаплар арасында тарихка багышланган басмалар да бар. Иске Пенәгәр халкы бүген авыл тарихын, гаилә шәҗәрәләрен өйрәнү белән актив шөгыльләнә башлаган. Сәбәбе – Зыятдин хәзрәт. Төгәлрәге, ул авылның XIX гасырның 38 елын үз эченә алган мәчет метрика дәфтәрләрен өйрәнгән. «Аллаһы рәхмәте белән, гарәп имлясында язылган ике дәфтәр авыл кешеләренең чормасында сакланып калган. Бөтен авыл белән аларны өйрәнәбез, язуларны кириллицага күчереп, компьютерда җыябыз. Метрика дәфтәрләре мәгълүматлары нәселләрне 10-14нче буынга кадәр ачыкларга мөмкинлек бирде», - дип сөйләде хәзрәт.

Зыятдин хәзрәт метрика дәфтәрләре мәгълүматларына таянып, «Ак калфак» хатын-кызларына тарих дәресе дә үткәрде.

Киров өлкәсендә уздырылган күчмә утырыш, «Ак калфак» оешмасының быелга соңгысы. Мәчеттәге очрашудан соң, «Ак калфак» хатын-кызлары Нократ Аланы шәһәрендәге «Этно-Мир» милли мәдәниятләр үзәгендә пленар утырыш үткәрде. Анда 40 меңнән артык татар кешесе гомер кичергән Киров өлкәсендә татар хатын-кызларының милли-мәдәни тормышны саклау һәм үстерүгә керткән өлеше, уңай тәҗрибәсе турында сүз барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100