news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадрия Идрисова татар эшмәкәрләренә: Сез милләтне милләт итүчеләр

«Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова татар авылларында яшәүче эшмәкәрләрнең милләтне күтәрүләрен әйтте. Ул бу хакта XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышындагы чыгышында сөйләде.

Бөтендөнья татар конгрессында бу елны шәхесләр елы дип кабул иттек, Россия буенча – Гаилә елы. Монда катнашкан барыбыз да шәхесләр. Сез шәхес дәрәҗәсенә күтәрелеп, үзегезнең авылларны яшәтүгә өмет бирүчеләр, эш, сыйфатлы продукция белән тәэмин итүчеләр. Шул ук вакытта гореф-гадәтләрне кире кайтаручылар. Сез – милләтебезнең шәхесләре, милләтебезне милләт итүчеләр. Шәхесләр милләтне күтәрә, безнең шәхесләрне гаилә тәрбияли. Шуңа күрә үз гаиләләребез турында онытмыйча, гаиләне беренче планга куеп, балалар үстереп, матур итеп яшәргә язсын иде», – диде Кадрия Идрисова.

Ул шулай ук, яшьләрнең хәзерге заман шәхесләрен белмәүләрен дә искә алды.

«Конгресста яшьләр белән бик күп эшлибез, бәйгеләр үткәрәбез. Алар 19-20 гасыр шәхесләрен атыйлар, 21 нче гасыр турында «хәзер шәхесләр юк», диләр. Яшьләр хәзерге көндә дә исән булган шәхесләрне белергә тиешләр. Бу – сезнең белән безнең эш», – диде ул чыгышында.

Кадрия Идрисова Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының ел да үсүен билгеләп үтте.

«Унынчы ел секцияләрдә катнашам, алып барам. Үсеш бик зур. Беренчедән, без үз телебезгә кайтып барабыз. Үз фикеребезне үзебезчә уйлап, үзебезчә җиткерә беләбез. Татарстаннан бер-ике кеше русча чыгыш ясады. Бу урында төбәкләрне безгә үрнәк итеп куяр идем. Икенчедән, яшьләр бик күп Һәрберегез үз юнәлешегезне ача, аны җиткерә беләсез. Һәр өлкә белән фикер алышып, уртаклашып яшисез. Авыллардан чыгып киткән урта буын яшьләрнең авылларга кайтып, җирләр, атлар алып, авылны яшәтергә үзләреннән көч куеп, эшкә тартуларын билгеләп үтәм. Бик зур рәхмәт», – диде Кадрия Идрисова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100