news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадрия Идрисова: Һәр шәһәр, авылда "Ак калфак" оешмасы булсын иде дип хыялланам

"Ак калфак" Бөтендөнья хатын-кызлары форумы быел да Казанда апрель аенда узачак.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының бүген 465 филиалы бар. Татарстанда, Россиянең 37 төбәгендә, 17 чит илдә татар хатын-кызлары берләшмәләре эшли. Күрше Башкортстанның 21 районында “Ак калфак” бүлекләре оешуын әйтергә кирәк. “Әле бу без белгәннәре генә”, – ди иҗтимагый оешманың рәисе Кадрия Идрисова.

Кадрия ханым искәрткәнчә, районнарда, төбәкләрдә татар хатын-кызлары үзләре еш кына: “Бездә дә “Ак калфак” оешмасы булсын әле”, – дип Казанга мөрәҗәгать итә башлаган. “Татарлар гомер кичергән һәр шәһәрдә, һәр авылда татар хатын-кызлары оешмасы булсын иде дип хыялланам. Әмма аларның барысының да турыдан-туры Казанга буйсынуы кирәкми. Һәр төбәк, районның үз оешмасы булып, алар җирлектә бүлекчәләрен ачып, аралашып яшәргә тиеш. Ә Казанда без тәҗрибә уртаклашу, ярдәмләшү, киңәшләшү өчен җыелабыз”, – ди иҗтимагый оешманың рәисе.

Мәсәлән, узган ел Пензаның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, эшмәкәр Эльмира Васильева “Әбекәй-матуркай” иҗади бәйгесен уздырып, өлкәдә татарларның милли тормышын җанландыруга этәргеч биргән. Бу проект белән хәзер башка төбәктәгеләр дә кызыксына, үзләрендә үткәреп карарга тели.

Шулай ук, әйтик, 2016 елда апрель аенда “Ак калфак”ның Казанда узган Бөтендөнья форумында беренче тапкыр “Калфак туе” оештырылган. Анда делегатлар, кунаклар белән бергә 700 кеше катнашты. Шуннан соң калфак туйлары Башкортстанда булды, быел Удмуртиядә үткәрергә ниятлиләр.

“Ак калфак”ны соңгы биш елда җитәкләгән Кадрия Идрисова татар хатын-кызлары хәрәкәтенең бигрәк тә Татарстанда ныгый баруына басым ясап әйтә: хәзер барлык 43 районда да татар хатын-кызлары оешмалары эшли. Аеруча Актаныш, Балтач, Яшел Үзән кебек районнарда хатын-кызлар актив.

“1990 елларда ил чикләре ачылганда оештырылган “Ак калфак”ка ул вакытта күбрәк чит илләр, чит төбәкләр белән бәйләнешләрне ныгыту ихтыяҗы зур иде. Әмма бүген Россиядән читтә генә түгел, Татарстандагы вазгыять тә ана телен, милли рухны, милли традицияләрне саклау, әхлак-тәрбия, берләшү мәсьәләләрен чишүне кичектерергә ярамый”, – ди Кадрия ханым.

Татар хатын-кызлары апрельдә чираттагы форумга җыела

“Ак калфак”ның чираттагы еллык форумы быел да апрель аена планлаштырылган.

“Баштарак без “Ак калфак” бүлекчәләреннән хатын-кызларны Казанда җыеп, кул эшләре традицияләрен, калфак, изү чигү, милли ризыклар әзерләү кебек осталыкларны торгызу максатында, мастер-класслар үткәргәләгән идек. Аларда катнашучыларга аннан соң өйләренә кайтып, белгәннәрен үз төбәкләрендә милләттәшләребезгә җиткерү бурычын куйдык. Хәзер исә елга бер тапкыр була торган җыеннар арасында дүрт күчмә утырыш уздыру гадәтен керттек. Төбәкләргә, районнарга чыгуның татар хатын-кызлары хәрәкәтен үстерүгә этәргеч булуын, милли традицияләр, йолаларны торгызу аша әхлак-тәрбия мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итүен күрәбез”, – дип сөйли Кадрия Идрисова.

Әйтик, узган ел күчмә утырышларның берсен Татарстанның Яшел Үзән районы кабул иткән. Анда “Ак калфак”ның җирле бүлекчәсе җитәкчесе, Акъегет авылы мәктәбе директоры Гөлинә Саттарова укучы балалар белән районның мәшһүр шәхесләре мирасын өйрәнү темасын күтәргән.

Ә Татарстанның Актаныш районындагы күчмә утырыш татар авыллары милли традицияләрен саклауга, авыл туризмын үстерү мәсьәләләренә багышланган. Оренбургта оештырылган утырышта исә өлкәнең “Ак калфак” җитәкчесе, Оренбург шәлләрен сатучы эшмәкәр Альбина Әпсәләмова җырчы Мәрьям Рахманкулова шәхесен искә алып, туган як тарихы, шәл бәйләү традицияләре, милли фольклор темаларына тукталып, “Туган авыл” фестиваленә нигез салган. Дүртенче утырыш Ульяновск каласында, анда өлкә татарларының ике елга бер тапкыр була торган корылтае кысаларында үткәрелгән.

2017 елда да дүрт очрашу көтелә

2017 елда “Ак калфак” хатын-кызлары Татарстанның Саба районында өч көнлек күчмә утырыш программасын татар милләтендә төп нигез төшенчәсен барлауга багышларга ниятли. Башкортстанның Салават шәһәренә шәҗәрә бәйрәменә, Сарман районында сөлге чигү осталыгын танытырга, ә Киров өлкәсендә орчык туена җыелачаклар.

“Бүген яшь буынга милли тәрбия бирү өлкәсендәге киеренке вазгыятьне уңай якка үзгәртергә хатын-кызларның көченнән килә, бары тик күңел биреп бу эшкә алынырга кирәк. “Ак калфак” оешмалары үз эшчәнлеген мәгариф министрлыклары, җирле хакимиятләр, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән тыгыз элемтәдә корырга тырыша”, – дип искәртә Кадрия Идрисова.

Быел “Тәрбия баскычлары” проектының дәвамы – икенче бүлеге дә дөнья күрергә тиеш. Кадрия Идрисова, белгечләр белән берлектә, бу тәрбия дәреслегенең беренче бүлегендә баланы яралганнан алып, тугач 40 көнгә кадәр тәрбияләү үзенчәлекләре турында җиткергән иде. Икенче дискта әни-әтиләрне балаларын 3 яшькә кадәр тәрбияләү серләренә төшендерәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100