news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадрия Идрисова милли киемнән килмәгән журналистларга шелтә белдерде

Хатын-кызның чәче җыелган булырга тиеш, андыйлар да күренми, диде “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе.

Кадрия Идрисова милли киемнән килмәгән журналистларга шелтә белдерде
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова милли киемнән килмәгән журналистларга шелтә белдерде. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында узган матбугат конференциясендә әйтте.

“Журналистларның берсе дә матбугат конференциясенә милли киемнән килмәгән. Күпмедер дәрәҗәдә хатын-кызның чәче җыелган булырга тиеш, андыйлар да күренми. Бу мәсьәләнең мөһимлеген, асылын аңларга кирәк”, - диде ул.

Кадрия Идрисова милли киемнәрне популярлаштыру өчен эшне үзебездән башларга кирәк, дип саный. “Татарстан күләмендә Милли киемнәр көне булдырырга кирәк. Бу хакта Дәүләт Советында сөйләшүләр алып барыла. Әлеге көн халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итәчәк”, - диде ул.

Кадрия Идрисова әйтүенчә, әлеге чара төрле милләт, халыклар өчен аралашу, танышу, дуслашу мәйданчыгы да булачак. “Милли киемдә үзенне бөтенләй икенче төрле хис итәсең, эчке күңелен дә үзгәрә. Әгәр дә милли киемнәр онытыла икән, бу инде рухи байлыкның саега баруын чагылдыра”, - дип билгеләп узды ул.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты беренче урынбасары Данис Шакиров милли киемнәрне заманча стильдә булдырырга кирәклеген әйтте. “Кытайда яшәүче татар хатын-кызлары әбиләреннән мирас буларак сакланып калган калфакларны кия. Калфаклар – тарих. Бүгенге көндә күпме генә теләсәк тә, яшьләргә борынгы калфакларны кидертә алмыйбыз. Тик заманча стильдә чигелгән калфак киючеләр бар”, - диде ул.

Данис Шакиров фикеренчә, милли киемнән йөрү Татарстанда киң җәелеп килә. “Халыкны милли кием киюгә җәлеп итәсебез килә икән, төрле кызыксындыру чаралары булырга тиеш”, - диде ул

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100