Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кадрия Идрисова: Кыз бала булып тугач, без тормышка чыгарга бурычлы
«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова хатын-кызлар тормышка чыгарга һәм милләт җанлы балалар табарга бурычлы дип саный. Ул бу фикерен III Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында әйтте.
«Һәр хатын-кыз җиргә ана булу миссиясе белән җибәрелгән. Без бу турыда беркайчан да онытырга тиеш түгел. Әгәр дә без кыз бала булып дөньяга киләбез икән, без тормышка чыгарга бурычлы. Без балалар табарга, аны тиешле итеп, милләтебезнең телен, гореф-гадәтләрен, нигезен саклый белә торган итеп үстерә дә белергә тиешбез. Бу – безнең өстә торган иң җаваплы бурыч», – диде Кадрия Идрисова.
Кадрия Идрисова бала табу сәләте хатын-кызны ирләрдән дә өстен итүен билгеләп үтте.
«Сез халыкның яртысын тәшкил итәсез, кайбер әйберләрдә ирләрдән дә өстәрәк торасыз. Беренчедән, сез дөньяга бала тудырасыз. Катлаулы тормышны, төрле төсле галәмне ул сезнең авыздан ишетеп өйрәнә. Сез баланы намуслы, тугрылыклы булырга, эшләргә өйрәтәсез. Шул белемнәр белән ул тормышка аяк баса», – дип мөрәҗәгать итте Кадрия Идрисова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз