news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадрия Идрисова: «Килен сөлгесе» проектын Казанда да кертергә уйлыйбыз

Туган авылым» комплексына яшь киленнәрне җыеп, чигү чигәргә өйрәтәчәкләр.

Кадрия Идрисова: «Килен сөлгесе» проектын Казанда да кертергә уйлыйбыз
Солтан Исхаков

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова «Килен сөлгесе» проектының әһәмияте турында сөйләде. «2023 елда Казанда тормышка чыккан яшь киленнәрдән сөлгеләр чиктереп, Сабан туйларына бүләккә бирергә телибез», - диде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Аның сүзләренчә, «Туган авылым» комплексына яшь киленнәрне җыеп, чигү чигәргә өйрәтәчәкләр.

«Сабада инде ничә еллар яшь киленнәр авыл, район Сабан туйларына сөлге бүләк итә. Кукмараның Аш-Буҗи авылында «Килен сөлгесе» проекты гамәлгә ашырыла. Сайтына кереп карасагыз, быел тормышка чыккан сигез кыз сөлге бүләк иткәне турында мәгълүмат бар. «Мәсәлән, «Айзат-Рәзинә» дип чигелгән гаилә сөлгесе була. Шуны Казанга да кертергә уйлыйбыз», - диде Кадрия Идрисова.

«Сабантуй гомер-гомергә сөлгеләр белән узган, шуңа күрә без бөтен дөнья буйлап сөлге чигү буенча бәйгеләр үткәрәбез. Безнең максат – хатын-кызларны яңадан сөлге чигүгә җәлеп итү. Алты яшьлек балалар белән башлыйбыз. Казан шәһәрендә без һәр елны «Татар кызчыгы», «Татар малае» бәйгесен үткәрәбез, кызларыбыз сөлге чигә. Бу гамәлне «Татар кызы» бәйгеләрендә дәвам итәбез», - дип белдерде «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе.

Ул Казанда Сабан туена бүләк җыючыны оештырып җибәрүчеләргә рәхмәтен белдерде. Бөтендөнья татар конгрессы Татар дәүләт опера һәм балет театры янында узачак чарага үз өлешен кертәчәген әйтте.

«Бүләкләр җыябыз һәм Сабантуй уеннары уйнатабыз. Халык Сабан туенда нинди уеннар уйнала икән, дип белеп китәргә тиеш дип уйлыйбыз. Татар халкында әйткәннәр: сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың. Сабантуй, икенче төрле, икмәк бәйрәме дип атала. Икмәкне һәркайда олылау кирәк», - диде Кадрия Идрисова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100