news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадрия Идрисова: Илһам Шакиров – җыр сәнгатендә гасырга бер була торган шәхес

Кадрия Идрисова: Илһам Шакиров – җыр сәнгатендә гасырга бер була торган шәхес
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстан һәм Россия халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә багышланган «Илһам чишмәсе» исемендәге V төбәкара җыр бәйгесенең I этабы уза. Конгресс каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары берлеге рәисе Кадрия Идрисова, Илһам Шакиров – җыр сәнгатендә гасырга бер була торган шәхес икәнен билгеләде.

«Минем фикеремчә, һәр чорның үз геройлары, шәхесләре була. Илһам Шакиров – җыр сәнгатендә гасырга бер була торган шәхес. Ләкин, Илһам ага юлын дәвам иткән талантлы җырчылар бар. Катнашучы төбәкләр саны елдан-ел арта. Быел әлеге бәйгедә 15 регион һәм 1 чит ил катнаша. Мисырдан да бер бала җырлый. Моннан тыш, Новосибирск, Мәскәү, Пермь, Оренбург өлкәләре, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан катнашучылар бар», – диде Кадрия Идрисова журналистлар белән аралашканда.

Оештыру комитетыннан алынган мәгълүмат буенча, бәйгенең төп бурычлары: татар милләтенең легендар җырчысы Илһам Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү. Шулай ук бөек шәхеснең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү һәм халык традицияләренә җәлеп итү тора.

  • «Илһам чишмәсе» исемендәге V төбәкара җыр бәйгесенә 21 февральдә йомгак ясалачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100