news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадрия Идрисова хиҗаплы кызларга яулыкны җыйнак итеп бәйләргә киңәш итте

Яулыкны, татар кызларына хас булганча, җыйнак кына бәйләргә кирәк, диде ул.

Кадрия Идрисова хиҗаплы кызларга яулыкны җыйнак итеп бәйләргә киңәш итте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова мәктәптә укучы мөселман кызларының киеменә карата киңәшләрен җиткерде. Бу хакта ул кичә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган матбугат конференциясендә белдерде.

"Мәктәп укучыларының тышкы кыяфәтенә игътибарлы булырга кирәк. Дин тотучы укучылар үзләрен иркен, уңайлы тотарга тиеш”, - диде ул.

Кадрия Идрисова мөселман кызларына яулык бәйләү буенча да киңәшен әйтте. “Яулыкны, татар кызларына хас булганча, җыйнак кына бәйләргә кирәк. Мөселман балаларын күреп җан сөенә, аларга күңелдә соклану хисе туа. Тик кап-кара хиҗабка төренгән кызларны күргәч аптырап калам", - диде ул.

Идрисова шулай ук ата-аналарның балаларына озын итәкле күлмәкләр кидертүе белән килешмәвен белдерде.

Шул ук матбугат конференциясендә "Ак калфак" оешмасы рәисе журналист хатын-кызларны милли киемнән йөрмәгәне өчен шелтәләде һәм мәктәп укытучылары өчен милли махсус кием булдырырга теләвен әйтте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100